Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Рәис районыбызда күптән көтелгән мөһим социаль объектларны ачуда катнаша.
Бүген районыбызда күптән көтелгән зур вакыйга – «Балтач Арена» боз сарае ачылды!
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм күпсанлы дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Килгән кунакларны сәламләп һәм район халкының күптәнге хыялын тормышка ашырган өчен, Рамил Рәшит улы, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевичка, төзүчеләргә ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
Боз сарае – районыбыз халкы өчен чираттагы спорт объекты гына түгел, ә спорт белән актив шөгыльләнү, сәламәтләндерү һәм күңел ачуларның тулы бер дөньясы буларак та мөһим. Хәзер районыбызда тимераякны үз иткән һәркемгә, ел әйләнәсе яраткан спорт төре белән шөгыльләнергә, осталыкларын арттырырга, сәламәтлекләрен ныгытырга уникаль мөмкинлек булды!-диде район башлыгы үз чыгышында.
Төзелешне кыска срокларда Фаттахов Рамил Илнур улы җитәкчелегендәге «Строй-Инжиниринг» компаниясе башкарып чыкты.