Бүген район Советының өченче утырышы булды

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының IIl утырышы узды.

 

Утырышның көн тәртибендә агымдагы елның 9 айлык социаль икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 нчы елга, 2027-2028-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары; 2025 нче елга, 2026-2027-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү; 9 айлык бюджет үтәлеше; районның 2026 нчы елга һәм 2027-2028 нче елларның планлы чорына бюджет проекты(беренче укылыш);
«Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2025 елга муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү; муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм аны куллану, район милкендәге муниципаль мөлкәтне арендага бирү тәртибе, Балтач муниципаль районының муниципаль предприятиеләрен һәм учреждениеләрен булдыру, үзгәртеп кору, бетерү буенча карарлар кабул итү, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру хакындагы Нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү, Норма авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау хакында 204 номерлы карарны үз көчен югалткан дип тану турында һәм Балтач территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү мәсьәләләре каралды.

 

Көн тәртипләре буенча чыгышлар тыңланылды, киләчәк эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.
Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International