«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Луганск Халык Республикасы халкына актив ярдәм күрсәтүен һәм гуманитар йөкләр җибәрүен дәвам итә. Бу ярдәм азат ителгән республикаларда яшәүчеләрнең тормыш шартларын һәм иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән акцияләр кысаларында тормышка ашырыла.
2022 елның көзеннән алып бүгенге көнгә кадәр шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 3 736 тоннадан артык йөк китерелгән - бу озак вакытлы саклау продуктлары, хуҗалык товарлары һәм гигиена чаралары, дарулар, медицина җиһазлары, төзелеш материаллары һәм көнкүреш техникасы һ. б.
24 октябрьдә гомуми авырлыгы 181 тонна булган 12 йөк автомобиленнән торган чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы җибәрелде. Йөк предприятие һәм оешмалар, партия активы һәм Татарстан Республикасының битараф булмаган халкы ярдәмендә җыелды.
«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге район халкына һәм партиянең җирле бүлегенә бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Сезнең ярдәмчел булуыгыз һәм мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер булуыгыз чын гражданлык җаваплылыгының һәм кешеләр турында кайгыртуның ачык үрнәге булып тора. Мондый гамәлләр нәтиҗәсендә без битараф булмаска һәм әйләнә-тирәбездәге дөньяны яктырак һәм игелеклерәк итәргә кирәклеген күрәбез.