Динар Шарипов белән очрашу

2013 елның 29 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне “Хыял” яшьләр үзәгендә Пирамида күңел ачу комплексының фитнес клубында тренер булып эшләүче якташыбыз – Шеңшеңәр авылы егете – Динар Шарипов белән очрашу булып узды. Ул тренажер hәм аэробика залында үзенең эш алымнарын күрсәтте, мускулларны дөрес үстерү серләрен аңлатты. Егет-кызларыбызның  күп кенә сорауларына җавап бирде. Бигрәк тә яшьләрне дөрес итеп туклану кызыксындырды.

 

Мастер класста катнашканнар әлеге очрашудан бик кәнәгать калдылар. Ә бит Динар - үз эшенең остасы санала. Сер түгел, Динар Пирамида күңел ачу комплексында күп кенә физик яктан сәламәтлекләре какшаганннарны да, сау-сәламәт булып та, үзләрен тонуста тотырга теләүчеләр белән дә эшли. Алар арасында танылган шәхесләр дә аз түгел. Андый затлы фитнес клубта шөгыльләнү күп кенә финанс чыгымнарын тәлап итсә, ә “Хыял”да Динар  чын күңелдән, яшьләргә файдага булсын дип тырышты.

 

Райондашларыбыз  спорт белән  тагы да кызыксынып, очрашу турында белми hәм ишетми калган дусларын, танышларын да алып килерләр дип көтеп калабыз! Мондый мөмкинчелекне кулдан ычкындырмыйк, дуслар! Динар Шарипов белән киләсе очрашу декабрь аенда көтелә.

 

 “Хыял”  Яшьләр үзәге исеменнән Динар Шариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез! Спорт хәм шәхси тормышында зур уңышлар телибез! Кабаттан очрашулар көтеп калабыз! 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International