25 октябрь көнне Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Балтач районы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган "Безнең геройлар"- "Наши герои" дип исемләнгән Бөтенрәсәй музыкаль-әдәби марафонында катнашты. Балтач мәдәният үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе коллективы патриотик композицияләрдән торган концерт программасы тәкъдим итте: шигырьләр, җырлар, биюләр — барсы да тамашачының күңеленә үтеп керде. Халык балтачлыларның чыгышларын җылы, көчле алкышлар белән кабул итте. Бу көнне марафонга Баулы, Чүпрәле, Алабуга һәм Питрәч районнары да катнашты.