Социаль контракт хатын-кызга авырлыкларны җиңәргә һәм үз эшен башларга ярдәм итте

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

2025 елдан социаль контракт «гаилә»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Социаль контракт-ярлылыкны Җиңүнең мөһим коралы.
Сибгатуллина Альбина-җитди тормыш шартларына юлыккан, әмма аларны лаеклы хәл итәргә көч тапкан хатын. Ул зур игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә торган инвалид баласын тәрбияли. Шулай ук инвалидлык төркеме булган ире белән алар бу катлаулы юлны үтәләр, күп санлы сынаулар һәм каршылыклар белән очрашалар.
2025 елның апрелендә Альбина Ильясовна социаль яклау органнарына дәүләт ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Ведомствоара комиссия караганнан соң аның белән социаль контракт төзелде һәм социаль адаптация программасы расланды.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сибгатуллина Альбина Ильяс кызына шәхси эшмәкәрлек ачуда зур ярдәм күрсәттеләр, социаль мәсьәләләр буенча юридик консультация үткәрделәр. Альбина Ильясовна социаль контракт кысаларында алынган 350 000 сум акчага кирәкле җиһазлар сатып алган, традицион татар десерты — чәк-чәк җитештерүне оештырган.
Продуктның югары сыйфатлы булуы һәм сатып алучыларның уңай бәяләмәләре нәтиҗәсендә продукция җирле базарда тиз арада популярлык казанды, тотрыклы ихтыяҗ һәм керемнәр тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International