2025 елның 26 октябрендә иртәнге 7дән кичке 17гә кадәр Балтач бистәсендә Ленин урамы буенча «Чәй йорты» урамы белән киселештән Саклык банкы бинасына кадәр хәрәкәт вакытлыча ябылачак.
Ябылуның сәбәбе юл хәрәкәте иминлеген һәм гражданнарыбызга яшәү уңайлылыгын тәэмин итәчәк тиешле ремонт эшләрен башкару белән бәйле.