Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының II утырышы узды.
Утырышның көн тәртибе буенча:
Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, бишенче чакырылыш Балтач район Советының даими комиссияләре составы һәм Президиумы турында, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының даими нигездә муниципаль вазыйфаларны биләүче затларын иминиятләштерү тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмәне раслау хакында мәсьәләләр каралды.
Беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру комиссиясе рәисе Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады. Район Уставы нигезендә, конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан, депутатлар бертавыштан Айдар Фоат улы Хәйретдинов кандидатурасына яклап тавыш бирделәр.
Айдар Фоатовичка җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.
Көн тәртипләрендә күрсәтелгән мәсьәләләр каралып, тиешле карарлар кабул ителде.