Карадуган гимназиясе укучылары Балтач үзәк китапханәсендә булдылар

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

20 октябрь көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 1нче сыйныф укучылары Балтач Үзәк китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Иң элек кунаклар китапханә белән таныштылар. Аннары укучылар “Өйрәтәләр мәктәпләрдә...” (“Учат  в школе”) дип аталган танып белүле-уенлы дәрестә катнаштылар. Кунаклар  математика, литературное чтение, музыка, татар теле кебек кызыклы “дәресләрдә” катнашып, “тәнәфесләрдә” хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International