1 октябрьдә, 1992 елдан башлап, Россиядә ел саен Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Бу көн өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген, тормыш активлыгын һәм социаль җәлеп ителгәнлеген саклауның мөһимлеген ассызыклауга юнәлдерелгән.
Бүгенге бәйрәм-өлкәннәргә ихтирам һәм рәхмәт белдерү, шулай ук көчләрен һәм тәҗрибәләрен киләчәк буыннарга багышлаган кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белдерү. Район мәктәпләрендә бу бәйрәмгә зур әзерлек үткәрелгән. Башлангыч сыйныф укучылары яраткан би-бабаларына үз куллары белән бүләкләр һәм открыткалар ясадылар, урта һәм өлкән звено укучылары концерт номерлары әзерләделәр, бүләкләр тапшырдылар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча хезмәт десанты оештырдылар.