2022 елның 30 сентябре Россия Федерациясенә Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье өлкәсен һәм Херсон өлкәсен Россия Федерациясе субъектлары хокукларында кабул итү көне буларак яңа тарихка кереп калды. Әлеге вакыйга бу республикалар һәм өлкәләр территорияләрендә яшәүче халыкларның тарихи бергәлегенә нигезләнгән, миллионлаган кешенең ихтыяр белдерүе нәтиҗәсе булып тора.
Шушы истәлекле дата уңаеннан, 30 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Россия белән бергә» патриотик сәгате үткәрелде. Укучылар яңа регионнарның Россия Федерациясе составына керүе белән бәйле вакыйгалар турында тыңладылар.
Патриотик сәгать барышында катнашучылар махсус хәрби операциянең төгәл сәбәпләре һәм алшартлары, анда катнашучыларның батырлыклары, Балтач районының кушылган территорияләргә ярдәм итүгә керткән өлеше турында белделәр. Балаларга Россиянең заманча картасын, кушылган республикаларның һәм өлкәләрнең дәүләт символларын күрсәттеләр.