1 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара музыка көнен билгеләп үтә.
Ватандашыбыз, бөек композитор Дмитрий Шостакович инициативасы белән гамәлгә куелган бу бәйрәм безгә музыканың һәр кеше тормышында гаять зур көчен һәм әһәмиятен искә төшерә. Музыка төрле милләт һәм мәдәният кешеләрен берләштерә, рухландыра, ярдәм итә һәм иң яшерен хисләрне белдерергә булыша.
Бу көн уңаеннан Түнтер мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары белән тәрбия буенча директор киңәшчесе Илдар Бариевна Габдрахманова "музыка көне"интеллектуаль уены үткәрде. Бу уен укучыларга иҗади шартларда Музыканың тылсымлы дөньясына тирәнрәк чумарга мөмкинлек бирде.