“Мир школьных открытий” танып-белү дәресе

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Без барыбыз да кечкенәдән яраткан  әкиятләрдә тылсымчылар, сихерчеләр, убырлылар, дию пәриләре, феялар искиткеч могҗизалар эшлиләр. Ләкин  әкиятне ахырына кадәр укып чыгып, китапны япсак, шул ук мизгелдә, томан эчендә кебек, барысы юкка чыгачак. Могҗизалардан  да бары тик томанлы истәлек кенә калачак. Ләкин бу дөньяда могҗизалар булмый дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, кешеләр дә могҗизалар эшли ала. Аның өчен төрле фәннәр белән дус кына булырга кирәк.

10 сентябрь көнне  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Мир школьных открытий” танып-белү дәресе безнең көннәрнең чын тылсымчысы булган химия, физика фәннәре белән таныштырды. Алай гына  да түгел, чарада эксперементлар эшләп карау мөмкинлеге туды.

Танып белү дәресендә Балтач урта мәктәбенең 2 –В сыйныфы укучылары китапханәче күрсәткән төрледән-төрле эксперементларны карап, белгән “тылсымнары” белән дә уртаклаштылар, үзләре дә  эксперементлар ясап карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International