География укытучылары семинары
22 ноябрь көнне Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе базасында география укытучыларының район семинары узды. Мәктәпнең беренче квалификацион категорияле география укытучысы Мифтахов Мәгъфур Раиф улы 7 сыйныфларда “Африка материгы. Географик урыны. Тикшерү тарихы” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә интерактив укыту чаралары нәтиҗәле кулланылды. “Сулыклар һәм аларның экологиясе” дип исемләнгән конференциядә укучылар илебез сулыклары белән беррәттән Бөрбаш авылы тирәсендә урнашкан чишмә, елгалар турында кызыклы чыгышлар ясадылар, үзләренең фәнни- тикшеренү эшләре белән таныштырдылар.
Түгәрәк өстәл артында дәресләргә анализ ясалды. География укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Кече – Лызи мәктәбенең география укытучысы Егорова В.В. география фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру өчен 2014 елгы контроль бәяләү материалларының күрсәтмә вариантларындагы үзгәрешләр белән таныштырды.
.jpg)