Ватанны саклаучылар Елы чаралары кысаларында районның барлык мәктәпләрендә дә гуманитар ярдәм җыю буенча «үзебезнекеләргә ярдәм итик» дигән махсус акция узды.
Җыелган барлык әйберләр оператив рәвештә волонтерларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга илтү өчен тапшырылды. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә - укучыларга, ата-аналарга һәм мәктәп коллективларына ярдәмнәре һәм рухи яктан битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәбез.