Балтач районы педагогларның уңышларын билгеләп үтте һәм мәгарифне үстерү турында фикер алышты

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген районыбызда «Муниципаль белем бирү системасының заманча үсеш тенденцияләре: гаилә кыйммәтләреннән алып инженер-техник ачышларга кадәр» темасына багышланган Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Пленар утырыш мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән мөгаллимнәрне, лаеклы ялга китүче остазларны бүләкләү, яшь белгечләрне зур, тату укытучылар коллективына тантаналы рәвештә кабул итү белән дәвам итте.

Шулай ук бертөркем укытучылар күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгеләре, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International