27 августта Балтач мәдәният үзәге янында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"республика хәйрия акциясе уздырылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Энҗе Хәбировна Гыйззәтуллина һәм Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин беренче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын котладылар, барлык укучыларга сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
Район иганәчеләренә һәм "Таттелеком" ААҖ вәкилләренә махсус хәрби операциядә катнашкан 146 баланы мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.