«Балтач»паркында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан иҗади мастер-класс: символлар, иҗат һәм патриотизм

2025 елның 22 августы, җомга

22 августта илебез тантаналы дата – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан, 22 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балтач» паркында «Белый, синий, красный цвет — символ славы и побед» мастер-классын үткәрделәр. Иҗади мастер-класста паркта ял итүчеләр үз куллары белән бәйрәмгә оригиналь бүләкләр һәм сувенирлар ясадылар. Дәрес алдыннан Россия символлары, флаг төсләренең мәгънәсе турында әңгәмә үткәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International