Татарстанда җәй дәвам итә!

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Җиһаныбыз капкасын август ае шакый, бүген җәйнең икенче аеның соңгы календарь бите ябыла. Июльнең соңгы көне дә Балтачыбыз халкы күңелендә матур булып истә калачак, Татарстанда җәй иң ямьле мизгелләре белән дәвам итә! Шушма буе ял паркында кичке бәйрәм чаралары әле август аена чыгып та дәвам итәчәк!

Мондый чаралар ел саен, ел әйләнәсе булса да, тамашачысыз калмас кебек! Әби-бабайларыбыз искә алуынча, элек заманнарда Сабантуйлары унышар көн бәйрәм ителгән, авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачкан, ял иткән, көндезге күңел ачу яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары белән дәвам итә торган булган. Әлеге истәлекләр әле дә өлкәннәребез күңелендә иң матур хәтирәләр булып саклана.

Шушма буе ял паркында узучы "Шушма моңнары" мәдәни күңел ачу-ял программасы районыбыз халкын тагын да берләштерде! Бүген Шушма буен Балтачның 1нче һәм 2нче номерлы балалар бакчалары хезмәт коллективлары җыр-моңга күмә. #Летовтатарстане #АйдаГулять

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International