
Татарстанда җәй дәвам итә! 
Балтачта җәйне яшьләребез күңелле чаралар оештырып, күтәренке рухта уздыра.
"Гаилә атнасы"н төгәлләп, "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык"
көне уңаеннан "Сабантуй" ял паркында «Минем гаилә - минем ныгытмам» дигән бәйге узды. Районыбызның яшьләр һәм спорт тармакларында хезмәт куючылар гаиләләре белән мавыктыргыч уеннарда катнашып, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Һәр гаилә үзенең бердәмлеген һәм көчен күрсәтте.
Хезмәттәшләр гаиләләре белән җәйнең бер көнен менә шулай онытылмаслык итеп уздырдылар, табигать кочагында ял иттеләр!
Кемнәр җәйне безнең белән бергә уздыра? Июль ае дәвамында узачак чараларны безнең хәбәрләр тасмасыннан карап, танышып барыгыз!
Татарстанда җәй дәвам итә



#Летовтатарстане
#Айдагулять