13 июльдә Халыкара башваткыч көне билгеләп үтелә.
Бу дата 1974 елда кубик-башваткыч уйлап тапкан венгр архитекторы һәм дизайнеры Эрнё Рубикның туган көнендә үткәрелә.
Бәйрәм барлык төр башваткычларга багышлана: телдән (шарадалар, табышмаклар һ.б.), предметлар белән (карточкалар, шырпылар һ. б.), механик («Рубик Кубигы», «Пятнашкалар», «Ханой башнясы» һ. б.), шулай ук басма (кроссворд, судоку, сканворд, ребус һ. б.).
11 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Башваткыч – акыл өчен зарядка» («Головоломка – разминка для мозга») дип аталган мантыйк сәгате үткәрелде. Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче җәйге ял лагерына йөрүче балалар әлеге чарада бәйрәмнең килеп чыгышы белән дә таныштылар, башваткычларның төрләрен белделәр. Чараның икенче өлешендә катнашучылар мавыктыргыч, уйландыра торган башваткычлар, өстәл уеннарын уйнадылар.