Район химия укытучылары семинары

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Район химия укытучылары семинары

 

19 ноябрь көнне  Бөрбаш урта мәктәбендә “ФГОС кысаларында белем бирүнең заманча технологияләре“ дигән темага  районның химия укытучылары семинары булды. Беренче категорияле химия укытучысы  Валиева Раушания Урановна 8 сыйныфта “Кислород, аңа гомуми характеристика һәм табигатьтә очравы. Кислород табу һәм физик үзлеге. Куллану”темасына дәрес күрсәтте. “Гүзәл минем туган ягым “ дип аталган класстан тыш чара мәктәптә эколгик тәрбия өлкәсендәге эшчәнлекне,  укучыларның химия, биология, экология  фәннәре юнәлешендәге фәнни- тикшеренү эшләрен үз эченә алды. Кызыклы чыгышлар, мәктәп укучыларының экологик эшчәнлеге турындагы презентация, укучылар тарафыннан башкарылган табигать турындагы  җыр һәм биюләр кунакларга бик ошады.

Түгәрәк өстәл артында  үткәрелгән дәресләргә анализ ясалды. Дәүләт йомгаклау аттестациясен  уздыру өчен 2014 елгы контроль бәяләү материалларының күрсәтмә материалларындагы үзгәрешләр  (ГИА-9 , ЕГЭ) турында  Сосна  мәктәбе химия  укытучысы Фазрахманова Г.Ф., Балтач мәктәбе укытучысы Гибадуллин Р.Р.чыгыш ясадылар.

Химиядән  дәүләт йомгаклау аттестациясенә хәзерлек, ресурс центр эшчәнлеге, олимпиадаларның муниципаль  этабына хәзерлек  турында фикер алышу оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International