27 июнь – Халыкара балыкчылык көне

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

27 июнь – Халыкара балыкчылык көне. 
Россия кануннары буенча балыкчылык тармагы үз эченә балык  сәнәгате, спортның балык тоту кебек төре, һәвәскәр балык тоту, традицион (Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның азсанлы төп халыкларының хуҗалык эшчәнлегенең традицион төре), шулай ук фәнни, укыту, аквакультура (балык үрчетү) максатларында балык тоту кебек төрләрне ала.
Әлеге дата уңаеннан 25 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Балык кап!” уенлы программасы үтте. Чарага Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Алар балыкчылык турында күп файдалы мәгълүмат ишеттеләр. Катнашучылар  “Нәрсә артык?”, ”Алтын балык портреты”, “Оста балыкчылар”, “Бу кайсы “балыклы” әкияттән?”  кебек уеннарда балыкларга кагылышлы кызыклы фактларны белделәр,  тапкырлыкны, җитезлекне дә сынадылар. Су асты дөньясына багышланган китап күргәзмәсе дә балаларга бик кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International