Сапа таулары йолдызы: автор Әлфия Абдуллина белән илһам кичәсе

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Июнь аенда тугангамы, аның канында - җәйге җилләр җылылыгы, күңелендә Сапа тавының горурлыгы, җанында - Көшкәт елгасының ярсуы, хисләрендә - әрәмә чәчәкләренең назы, холкында - болын җилләренең үҗәтлеге, тәнендә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатендә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, салкыннарда сулышы белән җылытып, учларында гөлләр үстерергә, кешеләр гамен үз гамьнәреннән өстен куярга мөмкинлек бирде. Сүз китап укучыларыбызның күңелен хисләр диңгезендә өермәләр чоңгылларына атып, бер сулышта укый торган "Бүре үче", "Кискен борылыш" китапларын бүләк иткән Әлфия ханым Габдуллина турында. Бүген Үзәк китапханәнең уку залында Әлфия Габдуллинаның яңа китапларын тәкъдим итү -  “Җиргә җылы биргән гомер – күктә йолдыз булып кабына” дип аталган  кичә узды. Биредә аның иҗатын яраткан, үзен хөрмәт иткән туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, якташ шагыйрьләр һәм китап укучылар җыелды. Үз чиратында автор язучылык сәләте ничек ачылуы, сюжет нигезләре каян барлыкка килүе турында фикерләре белән уртаклашты. Очрашу котлау сүзләре, ихлас теләкләр һәм җыр-моң белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International