16 ноябрь көнне яшьләр эше hәм спорт бүлеге, Аграр яшьләр берләшмәсе, Яшьләр гвардиясе Чепья авыл җирлегенә караган Сырья авылы мәдәният йортында “Молодежный десант» проекты кысаларында авыл яшьләрен очрашуга җыйды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

16 ноябрь көнне яшьләр эше hәм спорт бүлеге, Аграр яшьләр берләшмәсе, Яшьләр гвардиясе Чепья авыл җирлегенә караган Сырья авылы мәдәният йортында “Молодежный десант» проекты кысаларында авыл яшьләрен очрашуга җыйды. Мәдәният йорты искиткеч гузәл бина, куптән тугел генә ремонт эшләре башкарылган. Мәдәният йорты җитәкчесе Леонид Сапожников бик матур каршы алды, яшьләр дә безнең килү турында хәбәрдар иде. Авылда барлыгы 60 хуҗалык, 259 кеше яши.

 

         Беренчеләрдән булып, яшьләр эше hәм спорт бүлегенең баш белгече – Айрат Хайруллин яшьләр эше hәм спорт бүлеге, шулай ук Балтач бүлекчәсенең аграр яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды. Яшьләр өчен каралган социаль проектлар турында сөйләде.

 

Бүгенге көндә “Хыял” яшьләр үзәгендә җитәкче вазыйфасын башкаручы, шулай ук Балтач бүлекчәсенең яшьләр гвардиясе җитәкчесе Илhам Гайнетдинов районда яшь гвардиячеләр тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды.

 

Яшьләр бн эшләүче белгеч Энҗе Сабирова яшьләр узәгенең эшчәнлеге турында сөйләде.

 

 “Хәзер клубта бик рәхәт, җылы, якты, ләкин менә спорт белән шөгыльләнү өчен спорт җиhазлары (теннис өстәле, гер, гантель) булмасмы икән», дигән тәкъдим белән чыктылар яшьләр. Шулай ук мәдәният йортында музыка аппаратурасы юк, авылдан бер “юмарт” егет үзенең аппаратурасы белән куя.

 

Менә шулай яшәп ята Сырья авылы яшьләре. Шунысы куанычлы, яшьләр бик бердәм, тәвәккәл икән монда. Җыен ахырында яшьләр өчен дискотека куелды, Чепья, Балтач авылларыннан да килгәннәр иде. Яшьләр бик кәнәгать калды, тагын дискотека белән килегез әле дип чакырып калдылар. Без дә үз чиратында, аларның теләкләрен истә тотып, 30 ноябрь көнне кабаттан дискотека белән килергә ниятлибез. Хөрмәтле районыбыз яшьләре! Барыгызны да 30 ноябрь көнне сәг. 21.00 дә Сырья мәдәният йортында дискотекага көтеп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International