15 ноябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында III спорт фестивале булып узды. Ярышларны яшьләр эше hәм спорт бүлеге, «Хыял» яшьләр үзәге, балалар спорт мәктәбе hәм «Факел» яшүсмерләр клубы оештырды. Ярышларда башка еллардан аермалы буларак, барлыгы 16 команда катнашты. Балалар 2 төркемгә бүленгән иде: 1 төркемдә - 1, 2, 3, 4 нче номерлы hәм Кариле балалар бакчасы, 2 нче төркемдә - Кече Лызи, Чепья, Карадуган, Салавыч, Бөрбаш, Алан, Көшкәтбаш, Сосна, Куныр, Шеңшеңәр hәм Шубан командалары ярышты.
Фестивальне Балтач башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. Зәкиев ачып җибәрде, нәни дусларыбызга ярышларда уңышлар теләде. Яшьләр эше hәм спорт бүлегенең баш белгече А. Хайруллин ярышларның тәртибе хәм шартлары белән таныштырды.
Ярышлар традиция буенча командалар белән танышу хәм гимнастик күнегүләр ясаудан башланды. Дәвам итеп, балалар эстафета йөгерделәр, «Попади в кольцо», «Снайпер», «Ползание на четвереньках», «Формула-1» кебек күңелле хэм мавыктыргыч ярышларда үзара көч сынаштылар. Балаларга иң ошаганы «Күңелле стартлар»да катнашу булды.
I нче категорияле ( шәhәр тибындагы) балалар бакчалары арасында:
I урын: 3 нче номерлы балалар бакчасы («Юные олимпийцы»)
II урын: Кариле балалар бакчасы («Поколение Next»)
III урын: 1 нче номерлы балалар бакчасы («Крепыши»)
II нче категорияле ( авыл җирлегендәге) балалар бакчалары арасында:
I урын: Бөрбаш балалар бакчасы “Йолдызчык”
II урын: Чепья балалар бакчасы «Капитошки»
III урын: Алан балалар бакчасы «Теләк»
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында III спорт фестивалендә катнашкан hәрбер балага яшьләр эше hәм спорт бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр, ә җиңүче командалар мактау грамоталары, сертификат hәм Кубок белән бүләкләнделәр.