Хөрмәтле райондашлар!
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Президентының 2010нчы елның 22нче мартыннан ПУ-156нчы номерлы “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем тарату системасын үстерү чаралары турында” указын тормышка ашыру максатыннан республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү күчмә пункты эшен оештыра.
Халыкны кабул итү максаты белән республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары һәм башка оешмалары белгечләреннән оешкан мобиль информацион-консультацион группа 2013нче елның 20нче ноябрендә Балтач муниципаль районына юнәлә. Түләүсез юридик ярдәм Балтач шәһәр җирлегендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Балтач ш.т.б., Ленин ур., 52 й.(Мәдәният үзәге) адресы буенча, Чепья авыл җирлегендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Чепья ав., Ленин ур., 12 й. (Мәдәният йорты) адресы буенча күрсәтелә. Рәхим итегез!