Рус классик әдәбияты – XIX гасырда Россия территориясендә рус телендә иҗат ителгән һәм милли әдәбият өчен эталон, үрнәк булып саналган әдәби әсәрләр җыелмасы ул.
Яшүсмерләр ни дәрәҗәдә рус классик әдәбиятын белә? Бигрәк тә кайсы авторларның әсәрләрен яратып укый? Әлеге сорауларга җавап алу һәм яшүсмерләрне китап укуга җәлеп итү, аларның китап укучы буларак дөньяга карашларын киңәйтү максатыннан, 19 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “НЕскучная классика” дип аталган әдәби квиз үтте.
Квиз IV турдан торып, катнашучылар рус әдәбиятына кагылышлы биремнәрне үтәделәр, сорауларга җаваплар эзләделәр.
Уен барышында яшүсмерләр әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, рус язучыларының тормышы һәм иҗаты турында бик күп яңа, гаҗәеп фактларны да белделәр. Ә иң мөһиме – классиканың чыннан да күңелсез булмавына инандылар.