Әкиятләр укып, без могҗизалы, серле, тылсымлы дөньяда яшәп алабыз.
17 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Путешествие по сказкам” дип аталган библиоассорти балаларны әкият иленә дәште. Чарага Норма урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Ромашка” җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Алар иллюстрацияләр, өзекләр, атрибутлар буенча әкиятләрне танып белделәр. Һәр сорауга дөрес җавап биреп, үзләрен әкият яратучылар итеп күрсәттеләр.