24 майда ел саен Россиядә һәм барлык Көнчыгыш Европа илләрендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.
Бу дата беренче славян алфавитын булдыручылар — изге бертуган апостоллар Кирилл һәм Мефодий истәлеге белән бәйле.
Бәйрәмне каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 22 май көнне Балтач гимназиясендә “Лишь слову жизнь дана” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар – 6-А сыйныфы укучылары – славян язуы тарихына кагылышлы күп мәгълүматларны тыңладылар, бергәләп башваткыч чиштеләр.