15 май көнне “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, 33 ел буе Сосна авылы халкына мәдәният хезмәте күрсәткән гади , олы йөрәкле Габидуллина Әсмәбикә апа 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт юллары... Аларның хәрберсен күңел түреннән уздыра башласаң, эшләгән эшләргә хәйран каласың. Әсмәбикә апага күп еллар үзенә генә эшләргә туры килгән. Сәнгать җитәкчеләре гел алышынган, я ярты гына штатта, я армиягә киткәннәр. Әсмәбикә апа эшләгән дәвердә бик күп яңа йолаларга, төрле кызыклы кичәләргә, бәйрәмнәргә нигез салган дисәк ялгыш булмас.Ул уздырган кичәләр эчтәлекле, зәвыкле, нин ди дә булса яңалыкны эченә алган булыр. Анда беренче мәртәбә уздырылган “Кышкы сабантуй” бәйрәме хәзер бөтен авылларда, районда һәм башка бик күп курше район авылларында уздырыла. Районда беренче мәртәбә тальянчылар ансамбле дә шушы мәдәният йортында оеша. Республика күләмендә узган “Уйнагыз,гармуннар” сәнгать бәйрәмендә Сосна тальянчылары һәрвакыт игътибар үзәгендә булалар.
Мәдәният хезмәте ул бер үзең генә эшли торган эш түгел. Халык белән аралашып, дуслашып һәр кешенең күңеленә юл ача белү бик сирәк кешеләрдән генә була торган сыйфат. Әсмәбикә апага күп җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре белән эшләргә туры килә. Ул барысын да хөрмәт белән искә ала. “Кем белән генә эшләсәк тә , килешеп эшләдек, сүзгә килгән чакны белмим. Барысы белән дә дус , тату булдым, һәр кайсы эшемә ярдәм итте, дип искә ала ул.
Әсмәбикә апа бүгенгесе көндә балаларының кадерле әнисе булып, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышына сөенеп, бүгенге көндә алар 4 буын бергә матур итеп яшиләр.