2012 елда районыбызда авыл яшьләренә каратылган «Молодежный десант» дип исемләнгән проект матур гына башлангыч алган иде. Һәм әлеге проект кысаларында район башкарма комитетының яшьләр эше hәм спорт бүлеге, «Хыял» яшьләр үзәге hәм районыбызда уңышлы гына эшләп килүче аграр яшьләр берләшмәсе белән яшьләр гвардиясе 16 ноябрь көнне Сырья мәдәният йортында яшьләр форумы уздыра. Әлеге җыенда яшьләр үзләрен кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап алып, үзлэренең дә тәкъдимнәрен җиткерә алачак.
Яшьләр арасында булган эш, торак h.б. мәсьэләләр турында сүз алып барылачак. Форум кичке 19.00 сәгатьтә башлана. Җыен ахырында дискотека оештырылачак.
Үзенең киләчәген кайгырткан барлык районыбыз яшьләрен форумда көтеп калабыз!