«Кадрлар резервы»

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Татарстан Республикасының ижади яшьләр академиясе белән берлектә республикакүләм «Кадрлар резервы» проектын тормышка ашыру өстендә эшли.

Проектның төп максаты – студент hәм яшьлэр оешмаларының лидер, актив hәм талантлы яшьләрен укыту; Татарстан Республикасында яшьләр өчен булган социаль проект кысаларында катнашучылар үзләштергән белем hәм тәҗрибәләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.

Әлеге проект җитәкчелек hәм оештыру сәләтенә өйрәтүгә, аралашучанлык, командалык рухын үстерүгә, янача төр фикер йөртү, үз-үзеңә ышану hәм стресска каршы торучанлыкка юнәлтелгән. Проектта катнашучылар hәм финалга үтүчеләр Татарстан Республикасының дәүләт органнарында hәм предприятиеләрендә стажировка үтәчәк.

Проектның сайлап алу турында катнашу өчен үзең турындагы белешмәләрне 25 ноябрьгә кадәр «Хыял» яшьләр үзәгенең hiyal98@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүматны 2-45-65,2-45-96 телефоны аша белә аласыз. Уз-узеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек бу! Кулдан ычкындырмыйк, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International