“Гаилә – бөек могҗиза”

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 май – Халыкара гаиләләр көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Гаилә – бөек могҗиза” (“Великое чудо – семья”) дип аталган танып-белүле - уенлы иртә үтте. Бәйрәм чарасына 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары килде.
Балалар якыннарына багышлап шигырьләр сөйләделәр. Иртәнең икенче өлеше кызыклы уеннар белән дәвам итте. Бу  уеннарда катнашып, балалар әби-бабайлары, әти-әниләр белән бергә булуның, бердәмлекнең зур көч икәнлегенә, гаиләнең мөһимлегенә төшенделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International