Бүген районыбызга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. Депутат район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван ага Гыйльмуллинның хәлен белешеп, гозерләрен тыңлады, бәйрәм белән тәбрикләп күчтәнәчләр тапшырды.
Кызганычка каршы районыбызда бүгенге көндә бер генә Бөек Ватан Сугышы ветераны исән-сау гомер кичерә. Ил агасы кунакларны яхшы кәефтә каршы алды.
Җиңүчеләребезнең батырлыгы алдында баш иябез!