Балтач гимназиясендә хәтер дәресе

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышын безнең көннәрдән нәкъ 80 ел вакыт аерып тора. Ләкин  еллар су кебек акса да, әлеге афәтне, илебезгә, миллионлаган гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән елларны оныту мөмкин түгел. Үсеп килүче яшь буын да илебез тарихыбын белергә тиеш. Шушы максат белән 6 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре,  Балтач гимназиясендә “Ваш подвиг жив, неповторим и вечен!” дип аталган хәтер дәресен үткәрделәр. Чарада катнашкан 1-И сыйныфы укучылары презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме турында күп кенә мәгълүмат белделәр. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International