24 апрельдән 25 майга кадәр республика территориясендә, көчәйтелгән режимда «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уза.
Оператив-профилактик чараның төп максаты:
ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларны киметү, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау.
️Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән, 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
«Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын тикшерә, шулай ук саклану экипировкасын куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвенә игътибар бирә.
Шулай ук автоинспекторлар балалар һәм яшүсмерләрнең транспортның әлеге төре белән идарә итмәвен көчле контрольда тотачак. Ата-аналар белән профилактик эш алып бару планлаштырыла.
Игътибар!
Балигъ булмаган балалар мопед, мотоцикл, скутер, автомобиль белән идарә иткән өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, административ җаваплылыкка тартыла, аларга 5 мең сумнан алып, 15 мең сумга кадәр штраф яный. Транспорт чарасы махсус штрафстоянкага куела.
Әгәр бала 16 яшьтән кечерәк булса, кодексның 5.35 маддәсе нигезендә, әти-әниләр җавап тота. Транспорт чарасы бу очракта да тоткарлана, ә балигъ булмаган бала профилактик учетка алына.