Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итеп, 28 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Тукай әкиятләрен укып үсәбез” дип аталган әдәби иртә үтте. 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче сабыйлар шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен, әкиятләрен күп белүләре белән таң калдырдылар. Алар матур итеп “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” шигырьләрен сөйләделәр, табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр. Китап укучыбыз Габдрахманов Камил башкаруында “Мактанчык куян“ мәсәлен тыңлау, “Су анасы” әкиятен кыкырып уку, Тукай шигырьләренә төшерелгән мультфильмнар карау да нәниләргә бик ошады.