“Гаиләм – гомер чишмәм”

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
8 ноябрь көнне Норма мәдәният йортында “Гаиләм – гомер чишмәм” дип исемләнгән кичә булып узды! Бу кичә 50 ел бергә матур итеп яшәгән Наиль һәм Роза Шәрифҗановларның хөрмәтенә багышланды. Кичә бик җанлы бер эзлеклелек белән барды. Бәйрәмгә җырчыларыбыз Алмаз һәм Ильмир Галиевлар, Гөлшаһидә Садыйкова, Габделфәрт Хаҗиев, Зөһрә Кәримовалар ямь өстәде, музыкаль бизәлешне Рәлиф Галиев башкарды. Ә кичәне китапханәче Лилия Шәйхетдинова алып барды. Авыл халкы бу тәрбияви кичәдән бик канәгать калып, мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International