4 ноябрь көнне район социаль яклау бүлеге коллективы белән берлектә Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бик матур чара уздырдылар. Чарада балалар әти-әниләре белән катнашты, алар төрле уеннар уйнап, сорауларга җавап биреп, җырлап-биеп күңел ачтылар. Үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй табыны артында әңгәмә кордылар. Бәйрәм балалар күңеленә бик хуш килде.