Хөрмәтле райондашлар!
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 08 апрелендә 628 нче номерлы боерыгы нигезендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында җиңү өчен тылда батырларча хезмәт куючыларның эшчәнлеген мәңгеләштерү максатыннан “Татарстан Республикасының тыл батырлары” дип исемләнгән хәтер китабы бастыралачак. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә мәктәп укучылары йорттан-йортка йөреп мәгълүматларны туплыйлар. Архив, ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан да ул еллардагы архив документлары торгызыла. Мәктәп балалары тарафыннан җыелган мәгълүматлар системалаштырылып авыл җирлекләренә тапшырылачак. Торган җирләреннән күчеп киткән, нәселләре өзелгән гаиләләр хакында мәгълүматларыгыз булса, шулай ук авыл җирлекләренә тапшыруыгызны сорыйбыз.