10 ноябрь көнне тәүге тапкыр районыбызда бадминтон ярышлары булып узды

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрь көнне тәүге тапкыр районыбызда «Хәләл» индустриаль паркы призына «Балтач» универсаль спорт залында испорт төрләренең берсе булган-  бадминтон ярышлары булып узды. Яшьләр эше hәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заhидуллин ярышларны ачып җибәргәннән соң, районыбызда бадминтон федерациясе рәисе – Равил Вагыйз улы Каримов спортчыларга үзенең теләкләрен җиткерде. Ярышларның иганәчесе - «Хәләл» индустриаль паркы җитәкчесе - Ильназ Габделнур улы Якуповка олы рәхмәт сүзләре әйтелде. Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең спорт менеджеры, Рәсәй күләмендә җиңү яулаган «Четыре татарина» КВН командасын оештыручыларының берсе - Аскар Шамил улы Гареев билгеләп узганча,  бадминтон спорт төре буенча ярышларның республика районнарында үсеше күзәтелә. «Хәзерге вакытта 6 үзәк әлеге спорт эшчәнлеген алып бара, бадминтон мәктәп программасына кертелгән, кече яшьтән уйнатыла, – дип ассызыклады ул. Әлеге район вәкилләре ярышларның төп лидерлары булып тора. Болар Алексеевск, Саба районнары, Алабуга, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләре». Сезнең районда да бадминтон спорт төре матур гына башлангыч алып, зур күрсәткечләргә ирешерсез дип өметләнеп калабыз диде.

Ярышлар мәктәп укучылары  hәм зурлар арасында 3 төркемдә барды. Барлыгы 61 спортчы канашты, шуларның 29 ы кызлар булса, 32 се егетләр иде. Ярышларның җиңүчеләре булып:

 

2002 елгылар hәм аннан кечерәк төркемдә (кызлар hәм егетләр):

1 нче урын - Фролова Миләүшә (Субаш), Хадиев Зульфат (БСШ)

2 нче урын - Ильина Алия (Субаш), Гильманов Назир (Субаш)

3 нче урын - Исрафилова Танзиля (Чепья), Степанов Андрей (Чепья)

 

1999-2001 елгылар (кызлар hәм егетләр):

1 нче урын - Романова Оксана (Субаш), Хакимов Ильяс (Гимназия)

2 нче урын - Габделхакова Диләрә (Субаш), Вафин Ильсур (Субаш)

3 нче урын - Шәйхетдинова Зилә (Куныр), Нигмәтҗәнов Рахман (Гимназия)

 

1998 елгылар hәм аннан өлкәнрәкләр (хатын-кызлар, ир-егетләр):

1 нче урын - Заhидуллина Илүзә (Субаш), Нәбиев Зөлфәт (Кенә)

2 нче урын - Мөҗипова Диләрә (Норма), Галимҗанов Фәнис (Пенсия фонды)

3 нче урын - Хакимова Диана (БСШ), Закиров Ильяс

 (УСЗ «Балтач»)

Җиңүчеләргә иганәчедән медаль hәм кубок, яшьләр эше hәм спорт бүлеге исеменнән мактау грамоталары тапшырылды. Чын күңелдән җиңүләрегез белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, җиңел җиңүләр теләп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International