Балтач мәктәбе "Тату сыйныф серләре" бәйгесе призеры!
Әти-әниләр комитетлары арасында узучы "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең зона этабында җиңү яулаган Балтач мәктәбенең 6 нчы сыйныфларының әти-әниләр комитетлары Казан шәһәрендә узган ярымфинал ярышларында уңышлы чыгыш ясап, 17 команда арасында призер булып кайттылар.
Балтач мәктәбенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәктәпнең бердәм, дус 6 нчы сыйныфларын күркәм уңышлары белән котлыйбыз!