«Балтач» универсаль спорт залында райондашларыбызның яраткан спорт төре – «Сельхозтехника» җәмгыяте призына волейбол ярышлары булып узды.

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бәйрәм ялларында, 3 нче ноябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында райондашларыбызның яраткан спорт төре – «Сельхозтехника» җәмгыяте призына волейбол ярышлары булып узды. Быел биредә 13 ир – егетләр һәм 3 хатын – кызлар командалары көч сынашты. Ярышларны яшьләр эше hәм спорт бүлеге җитәкчесе – Рөстәм Рафис улы Заhидуллин hәм волейбол федерациясе рәисе, әлеге ярышларның иганәчесе – Рафаэль Фәрт улы Габдрахманов ачып җибәрде. Ярышлар 2 мәйданда, күтәренке рухта барды.

Ярышларның җиңүчеләре булып:

 

Ир – егетләр арасында:

1 нче урын – «Якты юл» җ.ч.җ.

2 нче урын – «Агрохимсервис» җ.ч.җ.

3 нче урын – «Сорнай» җ.ч.җ.

 

Хатын – кызлар арасында:

1 нче урын – «Игенче» исемендәге җ.ч.җ.

2 нче урын- «Балтач» авыл җирлеге

3 нче урын – «Яңа тормыш» җ.ч.җ.

 

Ярышның иң яхшы уенчылары булып – Алмаз Даминов (Сорнай) һәм Айгөл Хөсәенова (Игенче) танылды. Жиңүче командалар иганәчедән акчалата бүләкләр, яшьләр эше hәм спорт бүлеге исеменнән мактау грамоталары белән буләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International