4 нче ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында Рәсәйнең спорт остасы – мәрхүм спортчыбыз – Айрат Зиятдинов истәлегенә багышланган кул көрәше ярышлары булып узды. Әлеге ярышлар 2011 елның гыйнвар аенда матур гына башлангыч алган иде. Шушы күркәм традицияне дәвам итеп, быелгы ярышларны уздыруны hәм барлык финанс чыгымнарын Айратның дусты, авылдашы Азат Борханов үз өстенә алды.
Ярышлар күтәренке рухта барды, имгәнүләрсез, матур тәмамланды. Ә иң куанычлысы - үткән еллар белән чагыштырганда, быел спортчы егет-кызларыбыз күбрәк килгәннәр иде.
Ярышның җиңүчеләре булып, хатын-кызлар арасында:
70 кг.га кадәр
1 нче урын – Гарифуллина Гөлзия
2 нче урын – Апанова Земфира
3 нче урын – Умарова Садия
80 кг.га кадәр
1 нче урын – Зиатдинова Әлфия
2 нче урын – Гарипова Роза
3 нче урын – Нәбиева Райлә
80 кг.нан югары
1 нче урын – Мингазова Фәйрүзә
2 нче урын – Әхмәтшина Рәзинә
Ир-егетләр арасында:
65 кг.га кадәр
1 нче урын – Нигаматуллин Фирзәр
2 нче урын – Әхмәтҗанов Ренат
3 нче урын – Зиатдинов Алмаз
80 кг.га кадәр
1 нче урын – Гизатуллин Ранил
2 нче урын – Шарипов Динар
3 нче урын – Шахметов Рамил
90 кг.га кадәр
1 нче урын – Шакиров Фаил
2 нче урын – Ибрагимов Айрат
3 нче урын – Гиззатуллин Рөстәм
90 кг.нан югары авырлыкта
1 нче урын – Закиев Фәннүр
2 нче урын - Мөхәммәтгалиев Илнар
3 нче урын – Хайруллин Фәннүр
Абсолют батыр булып Гизатуллин Ранил табылды.
Командалар арасында 1 нче урында Балтач авыл җирлеге, 2 нче урын – Шеңшеңәр авыл җирлеге, 3 нче урынны – “Игенче” исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җыелма командалары яулады. Җиңүчеләр ярышларның иганәчесе Азат Борханов hәм Айрат Зиатдиновның әнисе – Нурия ханымнан кыйммәтле буләкләр, шулай ук яшьләр эше һәм спорт бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Әлеге ярышны оештыручыларга, яшьләр эше hәм спорт бүлеге хезмәткәрләренә, Салавыч авыл җирлеге һәм мәдәният бүлегенә, шулай ук Айратны хөрмәт итеп килгән спорт сөючеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе елларда да мондый очрашулар насыйп булсын иде!