Район мәдәният йортында хәйрия концерты узды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

15 март көнне Сабиров Рәдискә ярдәм итү йөзеннән Хәйрия концерты узды. Концертта танылган артистлар белән берлектә районыбыз үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Өч сәгать дәвамында барган концертта матур җыр-биюләрне,мәзәкләрне тыңлап ял итте тамашачы. Рәдискә исән-сау савыгып кайтып,хезмәттәшләре сафына басарга язсын.

Изге Рамазан аенда ярдәм кулы сузучыларга Олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International