Яңгул авылында гомер кичерүче Маһикамал Зыятдин кызы Сафиуллинага 100 яшь тулды дип хәбәр итә Дәүләт төркемнәре.
Шул уңайдан, хөрмәткә лаек юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Узган гасырның дәһшәтле еллары шаһите булган, язмышының ачысын-төчесен татыган, балачак, яшьлек елларын ил өчен корбан иткән акъәби бүген якыннары янәшәсендә, һәрдаим аларның кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле гомер кичерә.
Районыбызның олуг юбилярына ныклы сәламәтлек, тыныч картлык, сөенечләргә бай килер көннәр, озын гомер телибез!