Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән, яз - челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула. Шушы матур көз көннәренең берсендә 3 ноябрь көнне “Хыял” яшьләр үзәге “Кәеф” интернет радиосы белән берлектә Куныр мәдәният йортында Көзге бал кичәсе оештырды. Кичәгә якын-тирә авыллардан hәм район үзәгеннән дә яшьләребез килгән иде. Яшьләр өчен оештырылган күңелле уеннар, заманча хәм татарча музыка яшьләр күңеленә бик хуш килде.
Сезнең игътибарга кичәдән берничә күңелле мизгел тәкьдим итәбез.