Балтач районында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хәйрия концерты узды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 март көнне, район Мәдәният үзәгендә 8 Март- халыкара  хатын-кызлар көненә багышланган "Ак бәхет, якты мәхәббәт сезгә!" исеме астында матур бәйрәм чарасы узды. Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән тәбрик итте . Бәйрәм чарасы Сосна мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" Халык театры коллективы көче белән әзерләнгән Ләйсән Әминованың "Яратам бетте, китте" җырлы-биюле комедиясе белән дәвам итте. 

Фотографии в альбоме: https://vk.com/album-217063440_306448480

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International