Районкүләм бәйге кысаларында 27 нче февраль көнне Шубан, Салавыч, Шеншеңәр мәдәният учаклары тамашачыларны үзләренең матур спектакльләре белән сөендерделәр.

2025 елның 28 феврале, җомга

Районкүләм бәйге кысаларында 27 нче февраль көнне Шубан, Салавыч, Шеншеңәр мәдәният учаклары тамашачыларны үзләренең матур спектакльләре белән сөендерделәр.

 Шубан мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Ләбиб Леронның "Кычыткан чыпчыгы" әсәрен сәхнәгә куйды. Биредә көндәлек үзебезнең  тормыштагы проблемалар сүрәтләнә. Монда ярату, акча, саранлык, сугыш ачысын,кешелеклелек сыйфатларын күреп уйланып каласын.Әсәр барышында көләсеңдә, бераз уйга калып елап та аласың. Бөек җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә ,әлеге әсәр бик актуаль. Үзешчәннәребезне чын артистлардан аерып та булмый.Афәрин!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International